ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗе укучылары Ижауда узган бәйгедә җиңүләр яулады

15 апрель 2019, 23:00

Әгерҗе укучылары Ижауда узган бәйгедә җиңүләр яулады Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры“ исемле төбәкара бәйге узды.

(Әгерҗе, 15 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе укучылары Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры“ исемле төбәкара бәйгедә җиңүләр яулады. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Анда Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы иҗат түгәрәкләрендә шөгыләләнүче коллективлар да чыгыш ясады.

“Кап-Эль“ ансамбле (җитәкчесе – Марсилә Муллахмәтова) “Вокал“ номинациясе җиңүчесе булды. “Академия детства“ бию коллективы (җитәкчесе – Ләйсән Гайфуллина) – “Хореография“ номинациясендә – беренче.

Ә Лилиана Акмурзина дүрт номинациясендә призлы урыннар яулап сөендерде. “Вокал-соло“ да (җитәкчесе – Эдуард Мираев) һәм “Нәфис сүз“ (җитәкчесе – Ләйсәния Гаязова) номинацияләрендә – җиңүче, “Рәсем“ (җитәкчесе – Татьяна Мартинсон) номинациясендә икенче урын алды. “Инша“ номинациясендә дипломант булды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10