ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актаныш республикакүләм техник иҗат фестивален кабул итәчәк

16 апрель 2019, 09:00

Актаныш республикакүләм техник иҗат фестивален кабул итәчәк
Алар фәнни-техник юнәлештә көч сынашалар.

(Актаныш, 16 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә Актанышта республикакүләм иҗат фестиваленең район этабы старт алды. Республика дәрәҗәсендә оештырылган әлеге техник иҗат фестиваленең быелгы йомгаклау этабы да Актанышта үтәр дип тәгаенләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фестиваль мәктәпләрдән фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрне үзенә туплады. Фестиваль номинацияләренә туры килерлек итеп техник мәйдан ясау да күздә тотыла. Әлеге иҗат бәйрәменә Татарстан районнарыннан алты йөзләп укучы килер дип көтелә.

Соңгы елларда Актаныш районында техник иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр артканнар арта бара. Балалар иҗат үзәге базасында булдырылган робот техникасы мәйданчыгы да моңа ачык мисал. Узган ел шушы юнәлешне үз иткән әлеге үзәк республиканың 600 000лек грантына ия булган иде, ул матди–техник базаны ныгытуга саллы өлеш кертәчәк.

Бүген исә район укучылары республикакүләм этабка әзерләнү максатыннан ике көнлек ярышларда үз осталыкларын сыный. Тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыкларын арттыруга йөз тоткан бәйгедә катнашучылар саны да шактый. Алар фәнни-техник юнәлештә көч сынашалар.

Ике көн дәвамында авиа, судо, автомодельләштерү, робот техникасы бәйгеләре белән беррәттән, укучылар өчен "Мин оста" конкурсы да гамәлгә куелган. Биредә "Агач эшкәртү" һәм "Тегү эшләнмәләре" буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге фестиваль балаларны техник юнәлештәге берләшмәләрдә өстәмә белем алырга этәрер һәм һөнәр сайлауда булышыр дип өметләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10