ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Татарстан көннәре кысаларында Тукайга сигез метр биеклегендәге һәйкәл ачылачак

16 апрель 2019, 09:32 , Фото: Ранэль Зинатуллин

Уфада Татарстан көннәре кысаларында Тукайга сигез метр биеклегендәге һәйкәл ачылачак Монументны Уфаның «Нур» театры янында урнаштырганнар инде, аны ачу тантанасы 18 апрельгә билгеләнгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү кысаларында Уфада Габдулла Тукайга сигез метр биеклегендәге һәйкәл ачылачак. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу – Уфада Тукайга куелган беренче һәйкәл. Аны шушы көннәрдә урнаштырдылар инде. Һәйкәлне ачу тантанасы 18 апрельгә билгеләнгән», - дип искәртте Зиннәтуллин.

Монументны узган ел ахырында ук ачарга ниятләсәләр дә, барлык эшләрне уртак тырышлык белән Башкортстанда Татарстан көннәре алдыннан гына төгәлләгәннәр.

«Һәйкәлнең нигезе генә дә 7 метрны тәшкил итә. Ә гомуми биеклеге, постаментны да исәпкә алып, 8 метр тирәсе. Постамент – граниттан, һәйкәл үзе бронзадан коелган. Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаны Башкортстан Хөкүмәте бүлеп бирде. Эшкә яхшы подрядчылар җәлеп ителде, без моның өчен бик тә рәхмәтле», - диде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерәләр, эшләр җәен дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, «Нур» театрының әйләнә-тирәсе (һәйкәл шуның каршында урнаштырылган) танымаслык булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10