ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Промсвязьбанк башлыгы, Төркия һәм Корея компанияләре җитәкчелеге белән очраша

16 апрель 2019, 10:06 , Фото: архив

Миңнеханов Промсвязьбанк башлыгы, Төркия һәм Корея компанияләре җитәкчелеге белән очраша Финанс секторын үстерү, шулай ук республика территориясендә сәнәгать объектларын төзү фикер алышуларның төп темалары булачак.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коммерция структуралары вәкилләре белән эшлекле очрашулар, шулай ук Казанның тарихи өлешен тотрыклы үстерү концепциясен әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика Президенты беренчеләрдән булып нефть химиясе һәм энергетика объектлары төзү өлкәсендә дөньякүләм лидерлардан саналган Төркиянең ENKA Insaat компаниясе генераль директоры белән очрашачак.

Шуннан соң ул Кореянең SK Engineering & Construction компаниясе делегациясен кабул итәргә ниятли. Кореянең инженер-төзелеш компаниясе шулай ук нефть-газ заводлары, электр станцияләре, сәнәгать предприятиеләре төзү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Промсвязьбанк рәисе Петр Фрадков белән очрашыр дип көтелә.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты Казанның тарихи өлешен тотрыклы үстерү концепциясен әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрергә ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова искәрткәнчә, әлеге теманы Рөстәм Миңнеханов махсус контрольдә тота. «Татарстан Президенты чәршәмбе көнне шулай ук Казанның тарихи өлеше белән танышыр дип көтелә», - диде Галимова.

Шунысын да искәртик: Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласының тарихи өлешен үстерүгә кагылышлы киңәшмәләрне даими рәвештә үткәрә һәм тарихи мирасны саклау белән бәйле барлык мәсьәләләрне контрольдә тота.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10