ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын чыккан тугыз катлы йортның подвалыннан 21 яшьлек егетне коткарганнар

16 апрель 2019, 10:34

Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан тугыз катлы йортның подвалыннан 21 яшьлек егетне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан урамындагы тугыз катлы йорт подвалында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 4.31 сәгатьтә килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урынга санаулы минутлар эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр подвалдан куе төтен чыгуына игътибар иткән.

Ут белән көрәшүчеләр подвалдан махсус битлек ярдәмендә 21 яшьлек егетне урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр утны биш минут эчендә сүндергән. Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10