ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы бассейнында кислород коктейльләре аппаратына бармагын тыккан малайны коткарганнар

16 апрель 2019, 10:46

Гадәттән тыш хәл кичә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан «Дельфин» бассейнында булган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Чаллыдагы бер бассейнда кислород коктейльләре әзерли торган аппаратка бармакларын тыккан 8 яшьлек малайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.20 сәгатьтә 112 бердәм номерына Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан «Дельфин» бассейнында 8 яшьлек малайның кислород аппаратында кулы кысылып калуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре малайның бармакларын коктейльләр әзерли торган аппараттан чыгарган, шуннан соң әнисе баланы травматология пунктына алып киткән.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10