ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Санкт-Петербург мөселманнары өчен иске имлә һәм гарәп графикасы буенча курслар ачылды

16 апрель 2019, 11:18 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Санкт-Петербург мөселманнары өчен иске имлә һәм гарәп графикасы буенча курслар ачылды Төп максат - гарәп графикасында язылган һәм хәзерге вакытта онытылып баручы татар мирасын яңадан халыкка кайтару, ди курсларның оештыручылары.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Санкт-Петербургта теләүчеләр өчен иске имлә һәм гарәп графикасы курслары уза. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Хөсәенов “Татар-информ”га хәбәр итте.

Дамир хәзрәт әлеге курслар идеясенең каян килеп чыкканы хакында болай дип сөйли. “Инде бер ел дәвамында мин “Родничок” балалар тернәкләндерү үзәгендә эшлим. Зәгыйфь балалар өчен гарәп каллиграфиясе ярдәмендә сәнгать терапиясен уздырам”, - ди ул.

“Бу хакта Санкт-Петербургның Татар дворяннары шурасы җитәкчесе Сәлим Хәсәнов ишетеп белде һәм миңа терапия курсларыннан тыш иске имлә һәм гарәп графикасы дәресләрен алып барырга тәкъдим итте”, - ди Дамир хәзрәт Хөсәенов.

Хәзрәт сүзләренчә, курсларның төп максаты - гарәп графикасында язылган һәм хәзерге вакытта онытылып баручы татар мирасын яңадан халыкка кайтару. Дәресләр тәмамлануга укучылар гарәп һәм иске имлә текстларын камил рәвештә укырга һәм язырга өйрәнергә тиеш.

Әлеге курсларга өлкәннәр дә, яшьләр дә йөри, барысы бергә 20дән артык кеше. Дәресләр апрельдән июньгә кадәр дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10