ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана

16 апрель 2019, 11:43 , Фото: архив/Егор Никитин

Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана Бүген аларның саны 8 меңнән арткан.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифиингта билгеле булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республикада 15 апрельгә үз эше белән шөгыльләнүче 8 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгәнен әйтте. Алар барысы да яңа салым режимын кулланучылар. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә. Әмма аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артык булмавы шарт.

“Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тота”, - диде Шамил Гафаров.

Казанда үзмәшгульләрнең саны 3 мең, Чаллыда – 1 меңнән артык. Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәттә 300дән күбрәк. Республикада һәр муниципаль районда үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10