ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Разил Вәлиев: Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш

17 апрель 2019, 19:01 , Фото: архив/Рамиль Гали

Разил Вәлиев: Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш Ул шулай ук парламентара уртаклыклар күбрәк булырга тиеш дигән фикердә.

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Татарстан һәм Башкортстан халкының күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш, дип саный. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Президентыбыз бик яхшы итеп әйтте: чыннан да без бер-беребезгә ихтирамлы булырга тиеш. Ихтирам ул бер яклы гына була алмый, ике яклы булырга тиеш. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә йөрешергә кирәк. Әдәбият, сәнгать әһелләре дә, ни өчен дигәндә, чөнки кешеләрнең, беренче чиратта, күңелләре бер-берсенә якынаерга тиеш. Күңел якынайса, ихтирам булса, калганы акрынлап була”, - ди ул.

“Әгәр болар булмаса, икътисад та, сәясәт тә алга китми. Галимнәребез, композиторларыбыз, сәнгать әһелләре бер-берсе белән ешрак аралашсын иде. Моңа кадәр дә йөрештек, ләкин киләчәктә тагын да активрак булсын иде”, - дигән теләктә калды Разил Вәлиев.

Ул Татарстан һәм Башкортстан арасында парламентара уртаклыклар да күбрәк булырга тиеш, дип саный. “Теләсә кайсы халык, республика закон нигезендә яши. Безнең законнар бер-берсенә тәңгәл киләме? Мәскәүдән проблемалы закон проектлары килгәндә, Мәскәүгә бертөрле фикер белән мөрәҗәгать итәбезме? Болар мөһим, шуңа күрә һәрвакыт киңәш-табыш итү кирәк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10