ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Минтимер Шәймиев татар һәм башкорт турында: Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз

17 апрель 2019, 20:13 , Фото: архив/Рамиль Гали

Минтимер Шәймиев татар һәм башкорт турында: Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз Татарстанның Беренче Президенты котлавын видеоязмада җиткерде.

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Башкортстанда Татарстан көннәре ачылу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев видеомөрҗәгать җиткерде.

"Татарлар һәм башкортлар бер-берсенә якын туганнар. Без һәрвакыт бер галәмдә яшәдек һәм яшибез, бер үк җырлар җырлыйбыз, матур, күркәм итеп сабан туйлары уздырабыз. Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз", - диде Шәймиев.

Беренче Президент башкорт әдибе Мостай Кәрим сүзен китерде: "Татар белән башкорт - бер кошның ике канаты ул". Башкортлар дин кардәшләребез дә, ут-күршеләребез дә", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул Башкортстан республикасын 100 еллыгы белән котлады. "Тиздән шундый ук күркәм вакыйга Татарстанда да узачак", - дип искәртте Шәймиев.

Алдагы гасырлар безгә зур казанышлар китерсен, дип теләде Минтимер Шәймиев.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10