ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамында зур бәйрәм үтәчәк

18 апрель 2019, 00:00

Чара "Минем шәһәремнең урамнары" муниципаль проекты кысаларында уза.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамында зур бәйрәм оештырыла. Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән "Минем шәһәремнең урамнары" муниципаль проекты кысаларында уза. Мәдәни чараны үткәрүгә район Ветераннар советы җитәкчелек итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган бәйрәм 24 апрель көнне үтәчәк. Чараны 14:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында тантаналы линейкадан башлау планлаштырыла. Биредә Җиңү монументын төзүчеләр, шулай ук заманында шәһәргә Мамай курганыннан изге ут алып кайтучы түбәнкамалылар чыгыш ясаячак.

Әгәр Түбән Кама шәһәре картасына күз салсак, Октябрьнең 50 еллыгы урамында һәм аның тирәсендә күп кенә тарихи- мәдәни объектлар урнашкан. Бәйрәм көнне нәкъ менә шул урыннарда төрле күңел ачу чаралары оештырылачак.

Әйтик, Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда ветераннар хоры, «Забавушка» һәм «Яшьлек» ансамбльләре, шулай ук яшь башкаручылар концерты узачак. Сәхнәдә Түбән Каманың тарихи урамында яшәүче шәһәрнең мактаулы гражданнары да чыгыш ясаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10