ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта агымдагы елда алтмышынчы бала тууын тантаналы төстә теркәделәр

18 апрель 2019, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта агымдагы елда алтмышынчы бала тууын тантаналы төстә теркәделәр Мондый бәхет Регина һәм Алмаз Ганиевлар гаиләсенә насыйп булды.

(Актаныш, 18 апрель, "Татар-информ, "Актаныш таңнары" , Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районында 2019 елда аваз салган алтмышынчы нарасый тантаналы шартларда теркәлде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мондый бәхет Регина һәм Алмаз Ганиевлар гаиләсенә насыйп булды. Актанышта гомер кичерүче яшь пар әти-әни булу куанычын өченче тапкыр кичерә. 

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы да түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Ул Ганиевлар гаиләсенә Рамазанның туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10