ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Радий Хәбиров Татарстанда Башкортстан вәкиллеге ачылачагын әйтте

18 апрель 2019, 09:14 , Фото: Владимир Васильев

Радий Хәбиров Татарстанда Башкортстан вәкиллеге ачылачагын әйтте "Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанда Башкортстан республикасының вәкаләтле вәкиллеге ачылачак. Бу хакта бүген Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисади, фөнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешүне имзалаганда Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйтте.

"Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан вәкиллек өчен бина булдыруда ярдәм сорады.

  • Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре бара. Бүген рәсми чараның икенче көне.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10