ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Киләсе елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак

18 апрель 2019, 10:18 , Фото: Владимир Васильев

Киләсе елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак Рөстәм Миңнеханов Башкортстан делегациясен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашырга чакырды.

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашырга чакырды.

ТР Президенты Башкортстан белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалаганнан соң журналистлар белән аралашкан вакытта шулай дип белдерде.

«Мин коллегаларыбызны ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашырга чакырам. Без Татарстанда да Башкортстан Республикасы көннәрен үткәрербез дип өметләнәм», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты үз чыгышында «башкорт туганнарыбыз»ны республиканың 100 еллыгы белән тәбрик итте һәм Башкортстанның мондый бәйрәмне үткәргән беренче республика булуын искәртте.

«Без моннан күп еллар элек ике республика арасында урнашкан мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез һәм югары бәялибез. Безнең тугандаш халыклар, ике республика, илебезнең куәтле ике территориясе – Татарстан һәм Башкортстан», - дип өстәде Президент.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10