ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Хозур» нәшрияты никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен бастырды

18 апрель 2019, 12:19 , Фото: dumrt.ru

«Хозур» нәшрияты никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен бастырды Метрика кенәгәләре алып бару – революциягә кадәр имамнар арасында һәрдаим кулланылган, әмма онытылган һәм янә торгызылган гадәт.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты республика мәчетләре өчен никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен әзерләп бастырды. Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ел башында кабул ителгән "ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”дә никахларны, исем кушуны һәм җеназаларны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү каралган. Болай итү дини йолаларны Татарстанның барлык мәчетләрдә дә бердәм үрнәк буенча теркәү һәм республикада мөселман гаилә статистикасын алып бару мөмкинлеген бирәчәк.

Аерым алганда, никах теркәү кенәгәсендә никах укылган көн, никахны укыган имам, егет белән кәләш турында мәгълүмат, мәһәрнең күләме, кызның вәлие һәм шаһитлар теркәлә. Исем кушу кенәгәсендә баланың исеме, аның әти-әнисе турында мәгълүмат һәм исем кушучы имам күрсәтелә. Мәрхүмнәрне теркәү кенәгәсендә исә мәрхүм хакында шәхси мәгълүмат, үлем сәбәбе, җеназаны укыган имам билгеләнә.

  • Метрика кенәгәләре алып бару – революциягә кадәр имамнар арасында һәрдаим кулланылган, әмма онытылган һәм янә торгызылган гадәт.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10