ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия Ислам институтында филологиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышалар

18 апрель 2019, 13:36 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия Ислам институтында филологиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышалар Халыкара фәнни-гамәли конференциягә 30га якын галим җыелды.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Россия Ислам институтында "Күпмилләтле һәм күпдинле мохиттә филологиянең бүгенге халәте һәм киләчәге" исемле халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Чара тугызынчы ел рәттән институт кысаларында уза.

Конференциянең пленар утырышын Ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, чараның төп максаты - укытучыларның һәм студентларның тел өйрәнүдә мотивациясен күтәрү. Сәламләү сүзендә ул күп телләр белү файдасы турында әйтте.

Сүзне Россия Ислам институтының филология кафедрасы җитәкчесе Тимур Шәйдуллин дәвам итте.

"Гадәттәгечә, без конференциягә чит ил кунакларын чакырабыз. 8 ел эчендә конференциядә Иран, Сирия, Иордания, Тунис, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия вәкилләре катнашты. Быел безгә кунакка Америка Кушма Штатлары, Таҗикстан, Палестина һәм Индонезия галимнәре килде", - диде ул.

Барлыгы конференция эшендә 30га якын кеше катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10