ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Кыргызстанда беренче тапкыр «Татар Кызы — Кыргызстан» бәйгесе уздырылды

18 апрель 2019, 13:23 , Фото: tatar-congress.org

Кыргызстанда беренче тапкыр «Татар Кызы — Кыргызстан» бәйгесе уздырылды «Татар Кызы-2019» исеменә гомуми балл нәтиҗәләре буенча Сайдаева Милана Рәшид кызы лаек булды.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). 14 апрель көнне Кыргызстанда беренче тапкыр «Татар Кызы — Кыргызстан» конкурсы уздырылды. Конкурс Бишкек шәһәрендә оештырылган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйгедә 3 кыз катнашып, «Акыллы Кыз» номинациясендә Минкина Фатыйма Эмиль кызы, ә «Чибәр кыз» номинациясендә Якупова Рамилә Зөфәр кызы җиңү яулады.

«Татар Кызы-2019» исеменә гомуми балл нәтиҗәләре буенча Сайдаева Милана Рәшид кызы лаек булды.

Жюри составы төрле өлкәләрдәге дүрт күренекле шәхестән торган иде, алар татар мәдәниятен һәм татар кыйммәтләрен яклаучы һәм алга сөрүчеләр.

Әлеге конкурсны оештыручылар — Тәкетдинова Диана җитәкчелегендә «Туган тел» яшьләр үзәге активистлары.

Чарага 7 тән артык кеше җыелган. Бәйге уздырылганнан соң, барысы да татар пати кичәсенә күчте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10