ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Юрий Пустовгаров «Ансат» вертолетларын җыюны Башкортстанга тапшырырга әзерләнә

18 апрель 2019, 13:56 , Фото: архив/Михаил Захаров

Юрий Пустовгаров «Ансат» вертолетларын җыюны Башкортстанга тапшырырга әзерләнә Уфада «Татарстан-Башкортстан» эшлекле форумы уза.

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ»). Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров «Ансат» боралакларының бер өлешен җыюны Күмертау авиация җитештерү предприятиесенә тапшырырга, шулай ук вертолет тибындагы яңа пилотсыз очу аппаратлары эшләп чыгаруны үзләштерергә әзерләнә. Бу хакта Уфада узучы эшлекле форумда хәбәр иттеләр.

«Бүген без Күмертау предприятиесенә Ми-38 вертолеты җиһазларының бер өлешен җыюны тапшырдык, киләчәктә боралак узелларын җыярга бирәчәкбез. Шулай ук «Ансат» вертолетлары фюзеляжын да Күмертау предприятиесенә җыярга тапшыру мөмкинлеге карала. Бу безгә яңа цехлар төземәскә һәм 1 миллиард сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирер иде», - диде Пустовгаров.

Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Казан вертолет заводы һәм Күмертау авиация җитештерү предприятиесе киләчәктә «Россия вертолетлары» холдингы кысаларында бердәм авиатөзелеш комплексы сыйфатында үсеш кичерәчәк. «Төрле юридик затлар буларак, без вертолетлар җитештерү буенча бердәм инфраструктура комплексын әзерләү бурычын куйдык», - дип искәртте генераль директор.

Пустовгаров вертолетлар өчен композицион материаллардан пропеллер калаклары эшләп чыгару буенча бердәм компетенция үзәге булдыру һәм Россия Оборона министрлыгы өчен яңа пилотсыз очу аппаратлары җитештерүне өстенлекле проектлар рәтендә атады.

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10