ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Словакия хирургы Казанда йөрәге зәгыйфь балаларга катлаулы операцияләр ясарга булышкан

18 апрель 2019, 16:02 , Фото: пресс-служба ДРКБ

Словакия хирургы Казанда йөрәге зәгыйфь балаларга катлаулы операцияләр ясарга булышкан Бу операцияләрнең төп үзенчәлеге – күкрәк читлеген кисеп ачып түгел, ә кечкенә тишекләр аша үткәрү.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, Словакиядән танылган хирург Павел Гавора белән берлектә, тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган пациентларга катлаулы операцияләр ясаган. Бу хакта Республика балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу операцияләрнең төп үзенчәлеге – күкрәк читлеген кисеп ачып түгел, ә кечкенә тишекләр аша үткәрү. Россиядә мондый операцияләр гаять сирәк үткәрелә. Гадәттә, катлаулы диагноз булганда, табиблар операцияне ачык йөрәккә үткәрә.

Татарстаннан зәгыйфь йөрәк белән туган бер пациентка кечкенә тишекләр аша гына ике окклюдор куйганнар.

  • Окклюдор ул – йөрәгалды бүлгедәге кимчелекләрне ябарга мөмкинлек бирә торган махсус җайланма.

“Нәкъ менә Республика балалар клиник хастаханәсендә йөрәк зәгыйфьлеге булган пациентларга эндоваскуляр, яки кисемсез операцияләр башкарыла. Бездәге рентгенохирургия бүлеге табиблары Братиславада Павел Гавора ярдәме белән тәҗрибә туплады, һәм аларның окклюдор белән эшләү буенча сертификатлары бар. Профессор елына 2-3 мәртәбә Казанга килеп китә”, - диде рентгенохирургия бүлеге мөдире Айдар Хәмидуллин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10