ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Флүс Латыйфи исемендәге әдәби конкурста җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

18 апрель 2019, 21:27

Конкурс поэзия, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика номинацияләре буенча үткәрелә.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 19 апрельдә Казанда Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VIII ачык әдәби конкурсы финалы була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Конкурс Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның төп идеясе - татар әдәбияты өлкәсендә талантлы яшь авторларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү. Шулай ук әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны, яшьләрне ачыклау, аларга практик ярдәм күрсәтү максаты тора.

Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: поэзия, проза, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика. Авторлар җиңү өчен дүрт этапта көрәште. Алар конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүне, конкурс эшләрен сайлап алуны, конкурс эшләрен бәяләүне узды.

Дүртенче этап - «Сәләт йорты»нда 16:00 сәгатьтә конкурста катнашучыларны бүләкләү булачак.

Конкурсның эксперт комиссиясе конкурста катнашучыларның сайлап алынган гаризалары арасыннан лауреатларны билгеләячәк. Барлык катнашучыларга да Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсында катнашучы сертификатлары һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.

Бүләкләүдән тыш, бу көнне конкурсның белем бирү-мәдәни программасы да уза. Анда мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10