ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Габделгазиз Дятко Карелия Диния нәзарәте рәисе итеп янәдән сайланган

18 апрель 2019, 21:11

Равил Гайнетдин яңадан сайланган рәискә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, чын мөселман традицияләрен торгызуда уңышлар тели.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Габделгазиз Дятконы Карелия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп яңадан сайлануы белән котлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

«Бүгенге көндә республикада мөселман Диния нәзарәтенең нәтиҗәле һәм күп көч таләп итә торган эше нәтиҗәсендә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерүгә, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, чын мөселман традицияләрен торгызуга юнәлдерелгән рухи-агарту һәм белем бирү проектлары тормышка ашырыла», - ди мөфти шәех Равил Гайнетдин

«Без Ислам һәм мөселман өммәтенә алга таба да уңышлы хезмәт итү өчен Аллаһы Тәгаләдән Сезгә иминлек, нык сәламәтлек, рухи һәм физик көч бирүен сорыйбыз. Тынычлык һәм игелек теләп изге догада һәм теләктә калабыз», - диелгән Россия Федерациясе Мөфтиләр советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин котлавында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10