ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлкидә шартлы рәвештә су баскан йортларда яшәүчеләрне коткару буенча өйрәнүләр узды

19 апрель 2019, 03:00

Биредә төп максат – шартлы рәвештә язгы су баскан өйләрдә яшәүчеләрне коткару, медицина ярдәме күрсәтү.

(Әлки, 19 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында Актай елгасында су күтәрелеп, Базарлы Матактагы җиде йортны су баскан. Аларда яшәүче 17 кешегә ярдәм күрсәтергә кирәк. Әнә шундый сигнал буенча 17 апрельдә районда команда-штаб өйрәнүләре үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Билгеләнгән вакытка өйрәнүләрдә катнашырга тиешле барлык хезмәтләр дә махсус техникалары белән Базарлы Матак буасы янына килеп җитеп, әзерлек сызыгына басканнар иде.

Өйрәнүләр район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов җитәкчелегендә узды. Район янгын-коткару часте җитәкчесе Дмитрий Романов бүгенге өйрәнүләрдә һәр хезмәт алдында торган бурычларны аңлатты.

Биредә төп максат – шартлы рәвештә язгы су баскан өйләрдә яшәүчеләрне коткару, зарурлык булган очракта аларга медицина ярдәме күрсәтү, бәлагә таручыларның мөлкәтен саклап калу.

Өйрәнүләр районның төрле хезмәтләренең үз бурычларын белеп һәм бердәм башкара алулары хакында нәтиҗә ясарга җирлек бирде. Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина бу өйрәнүләрнең өч этапта үтүен әйтте, аларның әһәмиятен ассызыклады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10