ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес узды

19 апрель 2019, 01:00 , Фото: apastovo.ru

Апас “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес узды Табиб кеше организмына куркыныч булган шикәр һәм калкансыман биз авыруларына да тукталды.

(Апас, 19 апрель, "Татар- информ", "Апас-информ", Ләлә Сафиуллина). Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә үткән чираттагы дәрес гипертония авыруының катлаулану очракларына һәм аның нәтиҗәсендә килеп чыккан башка җитди авыруларга багышланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гомумпрактика табибы Алик Хураськин гипертония авыруы нәтиҗәсендә кеше организмының күпчелек кайсы әгъзаларына зарар килүе хакында сөйләп, кискен рәвештә кан басымы күтәрелгән очракта беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды, дөрес итеп кан басымын үлчәргә өйрәтте.

Шулай ук табиб кеше организмына куркыныч булган шикәр һәм калкансыман биз авыруларына да тукталды. Авыруларны булдырмас өчен яшәү, туклану рәвешен контрольдә тоту кирәклеген әйтте, киңәшләрен бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10