ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты

19 апрель 2019, 10:05 , Фото: Егор Никитин

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты ТР Президенты яңа объектлар белән танышканнан соң предприятие акционерларының еллык җыелышына юл тотты.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты. Биредә ул ике яңа мәйданчыкны (дүрт пиролиз миче һәм торбалар өчен буягыч җитештерү җайланмасы) карады.

Ике объект та узган елның ахырында ачылды, алар искергән җайланмаларны алыштырды. Беренче мәйданчыкта ТР Президентына техник углерод концентраты җитештерү узелын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар белән танышканнан соң предприятие акционерларының еллык җыелышына юл тотты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10