ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында беренче тапкыр электрон тавыш бирү кертеләчәк

19 апрель 2019, 16:01

Цифрлы тавыш бирү системасы сайлаучыларның тавышларын ышанычлы яклаячак, дип саный Андрей Кондратьев.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан сайлаучылары «Бердәм Россия»дән кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә беренче тапкыр электрон рәвештә тавыш бирә алачак. Бу хакта «Татар-информ» журналистларына «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде.

Ул искәрткәнчә, 26 майда Татарстанда "бердәмроссиялеләр"дән Татарстан Дәүләт Советына көзге сайлауларда катнашачак кандидатлар өчен алдан тавыш бирү узачак.

«Быел участокта гына түгел, электрон рәвештә дә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү системасы дәүләт хезмәтләре системасына бәйле. Системаның үз-үзенә, һәркемнең шәхси кабинеты, шәхси мәгълүматлары ничектер йогынты ясау мөмкин түгел. Электрон тавыш бирү күрсәткечләре гомуми нәтиҗәдә исәпкә алына һәм кандидатлар рейтингына йогынты ясый», - дип хәбәр итте Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, электрон тавыш бирү дәүләт хезмәтләре системасына һәм шәхси кабинетларга бәйләү гражданнарның сайлау хокукларын саклауны гарантияли.

«Бу җитди һәм якланган система. Без алдан тавыш бирү этабында сайлаучылар аны сынап карауларын теләр идек. Вакыт узу белән без моңа гомуми тавыш бирү системасында да ирешербез дип уйлыйм. Хәзер ул сынау режимында эшли», - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанлылар 26 апрельдән 25 майга кадәр электрон тавыш бирүдә катнашу турында белдерә алачак. Бу системадан баш тартырга һәм участокка бер көн алдан килергә мөмкин. Бу һәр сайлаучының бары тик бер тавыш кына бирә алуы зарур, дип аңлатты Андрей Кондратьев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10