ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Искәндәр Гыйләҗев: Татарның татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлауга милләт көчле булачак

19 апрель 2019, 17:12 , Фото: Салават Камалетдинов

Искәндәр Гыйләҗев: Татарның татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлауга милләт көчле булачак Без бит рус баласы турында “Рус телендә ничек матур итеп сөйләшә” дип әйтмибез, ди галим.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, милләт көчле булачак дип саный. Бу хакта ул “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында оештырылган “Калфак туе” чарасында әйтте.

“Без бит рус баласы турында “Ой, рус телендә ничек матур итеп сөйләшә” дип әйтмибез. Ә нишләптер татар баласы татарча сөйләшкәнгә гаҗәпләнәбез һәм сокланабыз, “Ой, кара әле син балакайны, татарча сөйләшә” дибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, без үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта без зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз", - ди галим.

"Татар баласының татарча сөйләшкәненә гаҗәпләнми башлау нормаль күренеш булачак”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10