ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрының «Исәнмесез!» спектакле хатын-кызлар съезды программасына кергән

19 апрель 2019, 17:39 , Фото: архив/Рамиль Гали

Камал театрының «Исәнмесез!» спектакле хатын-кызлар съезды программасына кергән Бүген Камал театрында Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәев тандемыннан туган яңа спектакльнең премьерасы була.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында куелган «Исәнмесез!» спектакленең беренче көн премьерасын II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары тамаша кылачак. Драматург Мансур Гыйләҗев белән режиссер Фәрит Бикчәнтәев тандемыннан туган спектакль съезд программасына кертелгән.

Пьеса шушы «Исәнмесез!” сүзенә корылган. Бу гади сәламләү сүзе генә түгел, ә татарның җаны-рухы исәнлеге турында белешү дә. Авторлар мондый рәвешле исәнләшү сүзенең татарда гына булуын әйтәләр. Төп герой Тамерлан туганнарына бу формада исәнләшүнең мәгънәсен дә аңлата.

Камал театры озак еллар куелмаган драматург Мансур Гыйләҗевны сәхнәгә кайтарды – аның киносценарий итеп язылган әсәре буенча заказ биреп, пьеса яздыртты. Фәрит Бикчәнтәев спектакльне кинофильм кебек итеп куйган. Музыканы Эльмир Низамов язган.

Спектакльдә төп рольне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин башкара. Ул зур Исламовлар гаиләсенең өлкән агасы. Вакыйгалар Сабантуй алдыннан авылда башлана һәм Исламовлар яшәгән төрле урыннарда дәвам итә. Спектакльгә татарлар өчен әһәмиятле йолалар - Сабантуй мәҗлесе дә, туй мәҗлесе дә, мәет ашы да кертелгән.

Автор Сабантуй колгасы татар авылның символикасына әверелдергән. Финалда авторлар Тамерланның Сабантуй баганасы аша күккә ашуын күрсәтәләр. Тамерлан артыннан аның ир туганнары да күккә үрли. Хатын-кызлар арткы планда кала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10