ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада сәнәгать зонасында тугыз эшче зыян күргән

19 апрель 2019, 18:40

Янгын җитештерү корылмаларының берсендә чыккан.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада сәнәгать зонасында тугыз эшче зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

«Медицина катастрофалары үзәге мәгълүматлары буенча предприятиенең тугыз хезмәткәре пешкән. Шартлау һәм атмосферага химик матдәләр эләгү куркынычы юк», – диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы бүген Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичке биштә сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгу турында мәгълүмат килгән дип хәбәр иткән иде.

Янгын сүндерүчеләр янгын җитештерү корылмаларының берсендә чыгуын ачыклаган. Янгын 26 минутта сүндерелгән.

Янгын сүндерергә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 48 хезмәткәре һәм 16 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10