ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан сәламәтлек саклау министры Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгын урынына китте

19 апрель 2019, 19:34

Һәлакәт урынына тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Түбән Камага сәнәгать зонасындагы янгын урынына китте. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт урынына тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан.

Ведомствоның беренчел мәгълүматлары буенча янгында 17 кеше зыян күргән. Аларның дүртесе авыр хәлдә, аларны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып баралар. Биш кеше табибларга үзләре мөрәҗәгать иткән, сигез кеше Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә салынган.

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә Республика клиник хастаханәсеннән пешү буенча ике табиб-белгеч һәм табиб-реаниматолог очкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10