ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада яшәүче компьютерда эшли белү осталыгы буенча ярышларда өченче урын яулаган

20 апрель 2019, 07:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада яшәүче компьютерда эшли белү осталыгы буенча ярышларда өченче урын яулаган Ул Түбән Камада узган шахмат ярышларында да күп тапкырлар җиңү яулаган.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Түбәнкамалы Лариса Вахрушева өлкән буын вәкилләре арасында компьютерда эшли белү осталыгы буенча республика ярышларында катнашып, өченче урын яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек вәкилләр катнашты, безнең Түбән Кама данын дүрт катнашучы яклады, - ди Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Тәгъзимә Садыйкова. - Биремнәр бик катлаулы булды, кызларыбыз булдыра алганча тырышты. Җиңүебез турында игълан ителгәч, бик сөендек!"

Лариса Вахрушевага бүләккә көнкүреш техникасы биргәннәр. "Нижнекамскнефтехим" предприятиесендә эшләп, пенсиягә чыккан түбәнкамалы бу җиңүенә үзенең шахмат уены белән мавыгуы сәбәпче булуын да әйтеп узды. Ул Түбән Камада узган шахмат ярышларында да күп тапкырлар җиңү яулаган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10