ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Киләчәктә Глинка конкурсы Казанның музыкаль брендына әверелергә мөмкин

20 апрель 2019, 12:21 , Фото: Рамиль Гали

Киләчәктә Глинка конкурсы Казанның музыкаль брендына әверелергә мөмкин Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсының лауреатларын игълан иттеләр.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Глинка конкурсы Казанның музыкаль брендына әверелергә мөмкин. Бу хакта конкурсның йомгаклау тантанасында – лауреатлар катнашында гала-концерт башланыр алдыннан Альбина Шаһиморатова әйтте.

Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсының лауреатларын игълан иттеләр. Җиңүчеләрне ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

Ләйлә Фазлыева лауреатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. Ул Казанда шундый дәрәҗәдә конкурс уздырылуына горурлануын белдерде. Ләйлә Фазлыева конкурсның жюри әгъзасы булган күренекле артист һәм педагог Ирина Богачевага сувенир татар курчагы бүләк итте.

Ирада Әюпова үз чыгышында конкурсантлар белән генә түгел, концертмейстерлар белән соклануын да белдерде. “Безнең яшьләребезнең сәнгатькә, белемгә омтылуын күрү киләчәккә өмет уята. Димәк, без рухи тормышыбызның кыйммәтен аңлыйбыз һәм эстетикага ихтыяҗыбыз бар”, - диде ул.

Конкурсның I премия лауреатлары 300 мең сум, II премия лауреатлары 200 мең сум, III премия лауреатлары 125 мең сум, IV премия лауреатлары 100 мең сум премия алдылар.

Конкурсантларның чыгышларын Метрополитан-опера театрының яшьләр опера программасы җитәчесе Софи Джойс, Зальцбург фестивале яшьләр опера программалары җитәкчесе Евамария Джойс, Италиядән кастинг-директор Алессандро Ариози да тыңлаган. Оештыручылар әйтүенчә, алар кайбер катнашучылар белән кызыксынганнар һәм алга таба хезмәттәшлек итүләре мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10