ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү шартлары буенча мәдәни оешмалар чагыштырмача түбән бәя алган

22 апрель 2019, 21:07

Өч ел эчендә Татарстанның барлык социаль оешмаларында хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатына бәйсез бәяләмә бирү ниятләнә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда социаль оешмаларда хезмәт күрсәтү шартлары буенча мәдәният өлкәсе иң түбән бәя алган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Ул депутатларга 2018 елда социаль оешмаларда эш шартларына бәйсез бәяләмә нәтиҗәләрен тәкъдим итте. 

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, федераль закондагы үзгәрешләр нигезендә, хезмәтнең сыйфатына гына түгел, ә хезмәт күрсәтү шартларына да бәяләмә бирелә. 2018 елда социаль өлкә оешмалары, тулаем алганда, уңай бәяләмә алган.

Максималь 100 балл булуын күздә тотып, сәламәтлекне саклау өлкәсендә уртача балл 90,3, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 95,88 балл булган. Мәдәният өлкәсендә 84 баллдан гыйбарәт. Иң югары балл 160 дип исәпләгәндә, мәгариф өлкәсендә 142 балл.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хисапның беренче тапкыр әзерләнгәнен искәртте. 2018 елда барлыгы 244 социаль оешмада хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатына бәйсез бәяләү уздырылган. Сораштыруларда 83 меңнән артык кеше катнашкан. 

«Нәтиҗәләре тискәре булган учреждениеләрдә кимчелекләрне бетерү планнары төзелгән», - диде Ләйлә Фазлыева. 2019 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге барлык муниципаль оешмаларның кимендә 33 процентында сыйфатка бәясез бәяләү үткәреләчәк. Ул өч ел эчендә Татарстанның барлык социаль оешмаларында хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәяләмә бирү ниятләнгәнен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Президент дәрәҗәсендәге мондый гавами хисапның фикер алышуга чыгарылуының максаты төрле социаль хезмәтләр күрсәтүче объектлар торышына анализ ясау булуын әйтте. «Моны уңай практика дип саныйм, чөнки иҗтимагый институтлар, бәйсез экспертлар кушыла. Шушы документларга нигезләнеп, калышып килүчеләр белән җитди эш үткәреләчәк», - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10