ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Бердәм Россия» депутатлары сукбай хайваннар проблемаларына игътибарны көчәйтүне сорый

22 апрель 2019, 16:14

Елына ун мең чамасы кеше хайваннар тешләвенә дучар була.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары сукбай хайваннар проблемаларына игътибарны көчәйтү кирәк, дип саный. Партия исеменнән Татарстан парламентының 47нче утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

Фракция сукбай хайваннар санын исәптә тоту буенча комплекслы программа кабул итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итә. Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, сукбай хайваннар проблемалары дигәндә, кешеләрнең иминлеге дә, хайваннарга миһербанлы мөнәсәбәт тә кайгыртылырга тиеш.

«Вазгыять киеренке кала. Хайваннар тешләвенә дучар булган гражданнардан елына 10 меңләп мөрәҗәгать килә. Мунципаль берәмлекләр бу мәсьәләне хәл итү өчен акча бүлеп бирә, ләкин ул гына җитми», - диде Хәбибуллин.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә системалы караш кирәк. «Хайваннарны тоту гына түгел, вакцинация, стерильләштерү, исәпкә алу базасы белән чиплаштыру, йортсыз хайваннар өчен яңа хуҗалар эзләү дә кертелергә тиеш. Шулай ук, хуҗалар үз хайваннарына җаваплы булсын өчен, мәгълүмати кампания кирәк», - ди ул.

Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, муниципаль берәмлекләрдән тыш, бу мәсьәләләрне хәл итүгә хайваннарны яклау оешмалары һәм энтузиастлар да үз өлешен кертә, ләкин аларга ярдәм кирәк. «Хайваннарны яклау буенча хосусый оешмалар дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эшчәнлеген киңәйтергә әзер. Гамәлдәге хосусый приютларның инфраструктурасын куллану кулай булачак», – дип саный ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10