ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пенза татарлары Габдулла Тукай иҗатына багышланган ачык дәрес уздырган

22 апрель 2019, 21:50

Чарада катнашучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы хакында фикерләре белән бүлешкән.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 21 апрель көнне, Пенза татарлары шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатына багышлап ачык дәрес уздырган. Бу хакта Пенза татарлары автономиясе хәбәр итә. 
 
Чарада катнашкан "Якташлар" татар иҗтимагый оешмасы рәисе Равил Салюков фикеренчә, Габдулла Тукай вафатына 100 елдан артык вакыт үтсә дә, аның иҗаты хәзер дә актуаль.  Кызганыч, аның кебек шагыйрьләр хәзер юк дип саный иҗтимагый оешма рәисе. 
 
Ачык дәрестә чыгыш ясаган Асия Акҗигитова Габдулла Тукай күтәргән проблемаларның хәзер дә актуаль булуын әйткән. 
 
Чарада балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән. Ахырдан алар һәм укучыларның әти-әниләре өчен чәй табыны әзерләнгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10