ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре, уңышны аз җыячак хуҗалыклар һәм Габдулла Тукай турында

22 апрель 2019, 11:09 , Фото: Солтан Исхаков

Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре, уңышны аз җыячак хуҗалыклар һәм Габдулла Тукай турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән әңгәмә.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында язгы кыр эшләренең торышы турында сөйләде һәм һава торышы шартларына фаразлары белән уртаклашты. Сыерлары аз сөт биргән хуҗалыкларны киләчәктә дә өстерәү кирәкме-юкмы икәнлеге, авыл җирендә торак төзелешен арттыру һәм Габдулла Тукай хакында фикерләре белән уртаклашты.

Марат Әхмәтов интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Язгы кыр эшләре хакында. “Язның килеше күңелгә җылы бирде”

2. “Ашламасы аз булган районнарда уңышның нинди булачагы хәзердән үк билгеле”

3. “Рапс белән көнбагыш – ликвид культуралар, әмма мәйданнарын арттырырга җыенмыйбыз”

4. Теплицаларның киләчәге һәм аларга бирелгән ярдәм турында

5. "Җиләк һәм җимеш бакчаларын үстерү белән дә шөгыльләнәбез”

6. “Сөт буенча зыянга эшли торган хуҗалыклар белән алга таба нишләргә? Аларны өстерәргәме, юкмы?"

7. “4 миллион халкы булган Татарстан фермаларында үзбәкләр, таҗиклар белән эшләргә тиеш түгел”

8. “Татар атлары белән итле дә, табышлы да була алмабыз, әмма ул милли символ”

9. “Күңелебез белән көн саен Тукай белән очрашабыз”

“Язның килеше күңелгә җылы бирде”

-Марат Готович, быелгы язгы кыр эшләрен сез ничек бәялисез? Башка еллар белән, күпьеллык нормалар белән чагыштырганда һава торышы һәм эшкә керешү ни дәрәҗәдә?

-Без бу мәсьәләгә һәр елны бик җаваплы карыйбыз. Һәр елны зур өметләр баглыйбыз. Югыйсә инде төрле елларда нәтиҗәсе дә төрлечә.

Көздән кышка кереп киткәндә быелның уңышы өчен күңелдә берникадәр борчу бар иде. Гадәттә, уңышлы, әйбәт елларда туфракның метр катламында 200 мм дым запасы белән кереп китәргә тиеш дип саный идек. Быел төрле урыннарда төрлечә. Хәтта 60-70 миллиметр гына запас булган җирләр дә бар. Ул бигрәк тә Идел аръягы районнарында: Буа, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле якларында шулай. Каманың аскы ягында - Әлки, Нурлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск һәм Спас районнары тирәсендә дә 100 мм дан артык түгел.

Әмма язның килеше күңелгә берникадәр җылы бирде. Чөнки, күргәнегезчә, көчле ташу булмады. Кышкы явым-төшемнәрнең күпчелек өлеше туфракка сеңде һәм уңыш булдыру өчен дым запасын тулыландырды. Ул мәсьәләдә җанга берникадәр тынычлык керде.

Язгы кыр эшләре һәм җәен чәчүлекләрне тәрбияләү бик күп чыгымнар сорый. Без быел бу мәсьәләне чагыштырмача уңышлырак хәл иттек дип саныйм. 12 млрд сумнан артык субсидияләнгән ташламалы кредитлар алдык. Бу, беренче чиратта, Россия авыл хуҗалыгы банкы белән эш нәтиҗәсе. Язгы кыр эшләрен башкару өчен бюджеттан бөтен ярдәм суммаларын биреп бетерә алдык.

Без сөтчелек субъекты бит. Көндәлек 3 мең тоннадан артык товарлык сөтебез бар. Безнең өчен сөт бәяләре бик мөһим. Сөтнең һәр литрына бәяләрнең узган елгы белән чагыштырганда 3 сум 50 тиен, 4 сумга югарырак булуы безгә үткән ел белән чагыштырганда 2 млрд сумга якын күбрәк акча кереме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Мин моны бик яхшы күрсәткеч дип тә әйтмим. Чөнки үткән ел сөт бәяләре искиткеч начар иде. Бу вакытта да, җәйге чорда да бик начар иде.

Быел ул мәсьәләдә берникадәр тотрыклылык бар. Гәрчә, үткән ел белән чагыштыру ул кадәр зур геройлык түгел. Чөнки өченче ел сөт бәясе быелга караганда да артыграк булган. Аның бит авыл хуҗалыгы предприятиеләре куллана торган материаль ресурслары - ашламасы, запас частьләре, техникасы да, бигрәк тә ягулыгы тик тормый, бәяләре гел үсештә. Шулай булуга карамастан, үткән елгы белән чагыштырганда безнең хәлебез тотрыклырак дип әйтәсем килә.

Уҗымнарның чыгышына килгәндә. Без, гадәттә, көздән ничек кергән, шулай чыга ул дип әйтәбез. Кышның килешеннән караганда, шулай. Әмма безнең бер атна элек бик нык җылытып алды бит, 20 шәр градуска кадәр җылы булды. Ул уҗымнарны уятты. Ә менә атна азагында көннәрнең, бигрәк тә төннәрнең минус 12-14кә кадәр суытуы уянган уҗымнарга тискәре йогынты ясамый калмас, әлбәттә.

Шушы көннәрдә районнардагы һәр хуҗалыкның уҗым басуларын тагын бер карап чыгарга тәкъдим итәбез. Шуннан чыгып, уҗым язмышы мәсьәләсендә ниндидер бер карар кабул итәргә туры киләчәк.

Берникадәр мәйданнарда уҗым мәйданнарын бозып чәчәргә туры килмәгәе. Бигрәк тә вакытында чәчелсә дә, көздән дым булмаганлык белән соң тишелгән һәм кышка әзерлексез кереп киткән басуларда. Быел язның җылы вакытында уянып, хәзер яңадан салкынга эләккән басуларда уҗымнар исән калган булсалар да, алардан ниндидер зур уңышка өмет тотмыйм. Шуңа күрә аларның язмышына безгә башкачарак карарга туры килергә мөмкин.

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен хөкүмәттән, министрлыктан торган бик күп мәсьәләләрне тулаем эшләп чыктык. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар алдында үзебезнең йөзебезне кызарырлык дип әйтмим.

Инде бүгенге көннән караганда, республикабызның Иделнең өске районнарында да инде чынлап торып язгы кыр эшләренә кереп китәргә мөмкинлек бар. Бу атнаны язгы кыр эшләрен кайнап башкара торган атна булыр дип уйлыйм.

Быел яз гадәти еллардан бер атна тирәсе иртәрәк кузгалган кебек күренә. Шул ук вакытта мондый кояшлы көннәрдә дым югалмасын өчен безгә бик оешкан төстә дым каплатырга кирәк. Аның мәйданы бик зур - 2,5 миллион гектардан артык мәйданда бу эшне башкарырга кирәк. Уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыру мәсьәләсендә киеренке, зур күләмле эш бурычы тора. Әмма техниканың әзерлеге, күрелгән чаралар безгә аны уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Һәм без моңа ышанабыз.

“Ашламасы аз булган районнарда уңышның нинди булачагы хәзердән үк билгеле”

- Оператив мәгълүматларга карасак, авыл хуҗалыгы сайтында ике районда бик аз ашлама тупланган: Әгерҗе һәм Чирмешән (Әгерҗедә бер гектарга 10,6 кг, Чирмешәндә 19,9 кг ашлама тупланган - ТИ). Бу районнардагы ситуацияне үзгәртеп буламы? Ул районнар нинди уңышка өмет итә ала?

- Әлбәттә, бүген үк әйтеп була. Җәй нинди килүгә карамастан, ул хәтта безнең өчен искиткеч уңай булып килергә язган булса да, ашламасы ташка үлчәрлек кенә булган районнар яки хуҗалыкларда зур уңыш булмаячак, әлбәттә. Әле өстәвенә җәй үткән елгы кебек берникадәр корылыклырак килергә мөмкин дип фаразлыйлар бит.

Ә ашламаны без болай да корылыкка каршы тору өчен иң төп факторларның берсе дип саныйбыз. Чөнки туфрактагы су – ул транспорт. Ул туклыклы матдәләрне эрегән хәлдә үсемлеккә тамырына җиткереп тапшыручы. Әгәр дә синең ул үсемлеккә бирергә азыгың, ризыгың юк икән, үсү өчен уңай шартлар булдыру өчен күбрәк су кирәк була. Ул су белән дә кытлык икән, ул чәчүлек зур уңыш вәгъдә итә алмый.

Дөрес, һәркемнең үз сәбәбе бар. Берәү дә “миңа ашлама кирәкми, мин аны алмыйм” дип әйтми. Һәрберсенең сәбәбе финанс кыенлыкларына терәлгән. Кемнәрнеңдер элек кайтармаган кредитлары бар. Узган елгы хуҗалык итү үрнәгеннән чыгып, кемнәр беләндер банклар кредитлар бирү буенча эшләми. Кемнеңдер башка кыенлыклары. Кемдер банкротлык процедурасын үтеп барырга мөмкин. Андый хуҗалыклар республикада бар.

Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан, Кама Тамагы - алар безнең бармак белән саный торган 5-6 район - елның-елында шундый авыр хәлдә. Әлбәттә, мин алар өчен борчылам. Югыйсә, без быел алга киеренкерәк бурыч куйган идек. Чәчүлекләрнең һәрбер гектарына 70 кг тәэсир итү көче белән ашлама туплау кирәк, дидек. Күпчелек районнарыбыз моңа иреште һәм ирешеп килә.

5,6,7 район буенча менә син кузгаткан борчу минем күңелдә дә бар.

“Рапс белән көнбагыш – ликвид культуралар, әмма мәйданнарын арттырырга җыенмыйбыз”

- Ә культуралар структурасы буенча ниндидер үзгәрешләр көтелмиме? Кайсы культуралар күбрәк чәчеләчәк?

- Без чәчүлек мәйданнарының структурасына кискен үзгәреш кертүне планлаштырмыйбыз. Соңгы елларда сыналган, табигать торышына бәйле рәвештә дә үзен-үзе аклаган чәчү әйләнеше бар. Шуңа күрә без шушы тәҗрибәгә таянып эшләячәкбез.

Бодай, арпа шул чама булачак. Дөрес, борчагын арттырырга кирәк. Борчактан тыш кайберләрен арттыру да безгә комачауламас иде. Чөнки ул туфракның уңдырышлыгын арттыру, алдагы көздә чәчә торган культуралар өчен өлгәреш басулары әзерләү өчен дә бик кирәк.

Рапс, көнбагыш кебек культураларның өлгереше көзнең ничек килүенә бәйле. Шуңа күрә, алар табышлы дип әйтеп, мәйданнарын өчәр, дүртәр мәртәбә мәйданын киңәйтеп булмый, чөнки көздә үзеңне кыен хәлгә калдырырга мөмкинсең. Йә ул өлгереп җитмәскә мөмкин, йә өлгерсә дә, җыеп өлгерә алмаска мөмкин. Көз ничек килүгә карап. Шуңа күрә аларны соңгы елларда аклаган күләмдәге мәйданнарда игәчәкбез.

Безнең йөзәр мең гектардан артыграк мәйданда рапс белән көнбагыш бар. Көнбагыш мәйданы берникадәр артыграк та булыр. Әлбәттә, ул культуралар һәр елны ликвид культура. Аларның бәясе дә әйбәт, сату бәясе белән чагыштырганда үзкыйммәте дә аклый. Әмма, әйткәнемчә, вегетация сроклары зур булу сәбәпле, көз көне өлгереп җитү куркынычы төрле дәрәҗәдә.

“Теплицалар киләчәктә ни дәрәҗәдә аклар – әйтеп булмый”

-Берничә ел элек теплица тоткан хуҗалыкларга ярдәм буенча программа кабул ителгән иде. Бу программаның нинди нәтиҗәләрен күрдегез һәм яшелчә үстерүчеләргә әле дә шул ук дәрәҗәдә ярдәм күрсәтеләме?

- Югары технологик дәрәҗәдә җиһазланган теплицалар белән шөгыльләнүчеләр бик күп түгел бездә. Хәтта “Майский” теплица комбинаты да артык киңәюдән курка. Алай да соңгы елларда бик күп мәйданнарда технологияне яңартып, өстәмә яктырту белән эшләнә торган, биегәйтелгән яңа теплицалар төзелеләр. 8 гектарга якын яңа өстәмә мәйданнар керттеләр.

Ә инде вак фермер хуҗалыклар гадәттә сезонлы теплицалар белән шөгыльләнә. Аларга безнең махсус ярдәмебез бар. Һәр квадрат метрына 30 сум дигән ярдәм программасы бар. Аның өстәвенә, теплица яңартучыларның корылма чыгымнарына 50 процентка кадәр субсидия бирәбез.

Соңгы вакытларда җиләк-җимеш белән шөгыльләнүчеләр активлашты. Алар телендә ул "тоннельле теплицалар" дип атала. Анда җиләк тизрәк өлгерә, мулрак уңыш бирә һәм авырулар, бөҗәкләр белән дә азрак зарарлана. Шуңа күрә алар җиләкне зуррак мәйданнарга җәелдерү белән кызыксына. Быел гына да җиләк үстерүчеләр 30 гектар җир алырга теләк белдерде.

Россиядә соңгы елларда күп мәйданнарда теплицалар төзелде. Алар үзләрен киләчәктә ни дәрәҗәдә аклар - мин әйтә алмыйм. Чөнки безнең чит илләр белән чикләр ачыла бара бит. Шул Төркия белән дә, Иран белән дә. Аның өстенә, шушы ук теплицаны Ставрополь яки Краснодар краенда, яки Әстерхан, Волгоград тирәсендә куйсаң, анда үскән яшелчәнең үзкыйммәте, әлбәттә,очсызрак. Һәм ул продуктны безнең якка кадәр китерәсе булса да, үзенең чыгымнарын аклый. Без чагыштырмача салкын як булганга һәм кояш җитәрлек булмаганга яктылык чыгымнарын да, җылылык чыгымнарын да күбрәк тотарга мәҗбүр. Хәтта безнең искиткеч дәрәҗәдә җиһазланган “Майский” комбинаты, үзенең энергия үзәге булу сәбәпле генә югары табышлы дәрәҗәдә эшли ала.

Ә Россиядә гыйбрәтле мисаллар бар. Соңгы елларда төзелеп, үзен-үзе аклый алмаган һәм табышлы эшләп китмәгән комбинатлар бар. Шуңа күрә бу мәсьәләгә безнең бизнес-структуралар берникадәр саграк карый.

“Алма бакчаларын үстерү белән дә шөгыльләнәбез”

- Җиләк мәйданнары 30 гектарга кадәр арттырачаклар дип әйттегез, ә әлегә күпме ул?

- Җиләк мәйданнары республикабызда бик күп.

Безнең Илдар Ситдиков дигән егетебез бар. Аның инициативасы белән 6-7 ел элек республикага кереп китте. Башта ул үзендә шундый бер проектны гамәлгә куйды. Аннан соң Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә уртак килешү булдырып, башта яшелчә проекты, аннан соң җиләк проекты эшләделәр. Кооперативлар оештырып, үстерү генә түгел, саклау, сатуга хәзерләү, урнаштыру мәсьәләсендә дә матур гына, эзлекле логистик үзәк булдырдылар.

Буада, Әлки ягында, республикабызның бик күп районнарында өчәр, бишәр, унар гектар мәйданнарда җиләк мәйданнары бар. Минем уйлавымча, безнең республикабызда 500, 700 гектардан да ким булмаган мәйданнарда җиләк белән шөгыльләнәләр.

Соңгы елларда интенсив уңышка исәп тота торган алма бакчаларын гамәлгә кую белән дә шөгыльләнә башладылар. Ул мәсьәлә дә куандыра. Алма ул җимешнең бездә өлгерә ала торган культурасы. Шуңа күрә, бу очракта без һичшиксез үзебезнең продукциябезне булдырырга тиеш. Андый проектлар Әлмәттә, Буада бар, Питрәчтә планлаштырыла. Алар үрнәгендә, безнең ярдәм субсидияләрен дә исәпкә алып, кызыксынучылар күбәеп бара.

“Сөт буенча зыянга эшли торган хуҗалыклар буенча карар кабул итәргә кирәк: түзәргәме, түзмәскәме?”

- Сөт мәсьәләсенә килгәндә. Россия регионнары белән чагыштырганда, без зур күләмдә сөт савабыз. Шул ук вакытта бер сыердан савып алынган сөтне карасак, унлап төбәк бездән күпкә алдарак икәнне күрәбез (Татарстанда бер сыердан 15,5 литр, Ленинградта - 24,4, Кировта - 21,7, Краснодарда 21,3, Удмуртиядә - 18,3, Марий Элда - 17,8 - ТИ). Бу Татарстан өчен тәнкыйть ителергә мөмкин өлкәме? Ничек уйлыйсыз?

- Әлбәттә. Мәгълүмат бик күп икән үзеңдә. Бу мәсьәләне инде мин күптән түгел узган киңәшмәләрдә дә ике тапкыр күтәрдем.

Без сөт саву буенча беренче номерлы субъект. Ә бер сыерның продуктлыгы буенча мактанырлык эшебез юк. Сәбәп нәрсәдә?

Без республикада базар мөнәсәбәтләренә йомшак керергә тырыштык бит инде. Авыл җирендә сөтчелек, терлекчелек тармагы белән шөгыльләнә торган фермаларга эш урыннары буларак карадык. Аларны саклыйк, авыл таралмасын дигән исәптән ярдәм чаралары күрсәтеп, аларны сакларга тырышып килдек.

Ә менә безнең күпчелек күршеләрдә элеккеге вакытлар - 90 нчы еллар белән чагыштырганда савым сыерлары саны дүртәр, бишәр мәртәбә кимегән.

Безнең күрше Марий Эл республикасында күпме савым сыеры бар дип уйлыйсыз? 15 мең савым сыеры бар анда. Әйтик, Чувашия, Түбән Новгородта, Самара, Саратов, Самарада 20 мең савым сыеры бар. Саратовта шулай ук - 20 микән, 25 мең микән. Хәтта вакытында безгә караганда да күбрәк сыер асраган күрше Башкортстан республикасында савым сыерлары ике мәртәбә кимрәк.

Мин моны ни өчен әйтәм? Табышлыгы ягыннан үзен-үзе саклый алмаган фирмалар бетә барып, көчлеләре калып, үсә барган. Әгәр республикадагы “бу фермаларда өмет юк” дигән бер 40-50 мең сыерны киметәбез икән, әлбәттә, без ул авыллардагы меңләгән кешене эшсез калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта республика буенча сөтнең гомуми җитештерү күләме артык кимемәскә мөмкин. Продуктлылык буенча безнең беренче унлыкка сикереп менәргә мөмкинлегебез бар.

Сөт бәясе дә бит бер елны уңай, икенче елны тискәрерәк дигән шикелле. Шуңа күрә безгә әле үзебезгә карар кабул итәргә кирәк. Нишлибез бу хуҗалыклар белән? Һаман да түзеп торыргамы, әллә кискенрәк карар кабул итәргәме?

Бу мәсьәләдә уйлап бетерергә кирәк. Зыянга эшли торган фирмалар булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта халык та эшсез калырга тиеш түгел. Бәлки, синең дә шушы фикереңне исәпкә алып, бу төбәкләрдә халыкка эшле һәм ашлы булу өчен бүтән төрле эшчәнлек тәкъдим итәргәдер.

Безнең төрле проектлар бар бит инде, гаилә фермалары өчен дә, башлап җибәрүче фермерлар өчен дә, кооперативлар өчен дә. Бу очракта авыл хуҗалыгы юнәлеше дип кенә дә ябышып ятмаска кирәк. Башка төрле һөнәр юнәлешләре булырга мөмкин.

Һичшиксез, ул фирмалар киләчәктә үләргә тиеш. Аларның киләчәге юк. Гомер буе без дә аларны тартып бара алмаячакбыз.

“4 миллион халкы булган Татарстан фермаларында үзбәкләр, таҗиклар белән эшләргә тиеш түгел”

- Сез авыл җирендә торакларны күбрәк төзергә дип тәкъдим иткән идегез. Бу программа кайбер өлкәләр буенча эшли, әйтик табиблар, укытучылар өчен. Йорт төзеп кешене авылда калдырып буламы?

- Әлбәттә, бер торак белән генә кешене авыл җирендә бәйләп тотып булмый. Торак ул әле яшәү урыны гына. Аның өстенә көндәлек яшәп тору өчен адәм баласына чыганак, керем кирәк.

Торак мәсьәләсен хәл итү дә бик кирәк. Авылдагы кеше эшле һәм шөгыльле булсын өчен, эш урыны кирәк. Һәм ул эш урынында аңа шәһәрнекеннән ким булмаган күләмдә хезмәт хакы булдыру мөмкинлеге тудырырга кирәк. Шушы комплекслы чараларны күргән очракта, әлбәттә, авылның киләчәген өметле итеп була.

Дөрес, авылда яшәү кызыграк, авылда тамагыңны туйдыру өчен мөмкинлекләр бар. Әмма соңгы елларда авылда яшәүче халыкның - кеше материалының сыйфаты үзгәрә бара. Адәм баласы үзенә җайлырак, җиңелрәк тормыш сайларга хаклы инде ул. Шул күзлектән чыгып караганда, социаль-көнкүреш мәсьәләсендә дә авылдагы шартларны шәһәр белән тигезләргә тырышырга кирәк. Бәлки ул тиз генә мөмкин була торган чара түгелдер. Әмма аларны югарырак, колачлырак күләмдә эшләргә кирәк.

Мин бу мәсьәләне дә, торак мәсьәләсен дә Президентта үткән киңәшмәләрнең берсендә күтәрдем. Безнең республиканы тулы бер организм дип карасак, иң зур ике шәһәре - Казан һәм Чаллы. Аның өстенә карасак, безнең Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә кебек шәһәрләр дә бар әле. Алар да шәһәр. Безнең торак төзелешенең 80 проценты шуларда.

Ә аларда 80 процент республика халкы яшәми. Димәк, без бу шәһәрләрдә торакны күбрәк төзибез икән, аларга кызыгып, шәһәргә авыл җиреннән тагын да күбрәк кеше киләчәк. Без авылны кешеләр белән тәэмин итүне тагын да ярлыландырачакбыз.

Минем фикерем булды. Торак фонды ресурсларының һәм аның торак төзелеше мөмкинлекләрен авыл җирендә эшләтергә кирәк. Ул тәкъдим Президент күрсәтмәсе буенча төзелеш министрлыгында, президент каршындагы бюджеттан тыш торак фонды белгечләре тарафыннан өйрәнелә.

Безнең авыл җирендә социаль ипотека да эшләми. Чөнки авыл җирендәге хезмәт хакы белән ипотекага керү таләпләрен үтәп булмый. Авыл җирендә яшәүче бик күп кешеләрнең беренче взносны түләргә дә мөмкинлеге булмаска мөмкин.

Аннары без бит беренче чиратта яшь гаиләләрне күбрәк калдырырга кирәк дип сөйләшәбез. “Йомшак” һәм уртача керем белән яши торган авыл кешесенең мөмкинлегенә туры килердәй торак программасын, әлбәттә, эшләргә кирәк.

Мин өметләнәм моңа, чөнки башка чарасы юк. Бу проблема елдан-ел сузылган саен, авылны эшче көчләр белән тәэмин итү мәсьәләсендә проблема кискенләшә барачак.

Үзендә 4 миллион халкы булган Татарстан фермаларында үзбәкләр, таҗиклар белән эшләргә тиеш түгел.

“Татар атлары белән итле дә, табышлы да була алмабыз, әмма ул милли символ”

-Марат Готович, сез татар атларын үрчетү кирәклеген әйткән идегез. Без беләбез инде, бу - милли горурлык, тагын ни сәбәпле кирәк безгә бу милли атлар?

- Рәмис, без синең белән татар егетләре бит инде. Исеме белән татар аталган нәселле ат дип сөйләшәбез икән, әлбәттә, беренче чиратта ул - милли горурлык.

Без аның белән зур табышлы да, итле дә була алмабыз. Әмма ул үзебезнең бер милли символ. Ат бит инде безнең гомер буе - бигрәк тә татар милләтенең - гомерлек юлдашы.

Бу очракта без вакланмыйча, мөмкин булган чыгымнарны кызганмыйча, берничә ел дәвамында эшләп, ул исемне, ул рәсми документны булдыра алганбыз икән, аларны елның-елында арттыра барырга кирәк. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус эксперт комиссиясе раслады бит инде аны.

Һәм атларның дәрәҗәсе үстерергә кирәк.

Дөрес, бәлки алар Сабан туйларында, ат чабышларында да яисә җигелеп эшли торган йөк тарту эшендә дә шаккаттыра алмыйлардыр. Әмма киләчәктә шул ук атларның нәсел сыйфатын яңадан үстерү мәсьәләсендә мөмкинлекләр бар бит әле.

Мин бу мәсьәләгә бу бары үзебезнең милли бер традициябезне кузгатып, аны яңадан бер үстереп җибәрер иде дигән максаттан гына карыйм. Без моны шулай эшләячәкбез.

“Күңелебез белән көн саен Тукай белән очрашабыз”

- Без Тукай туган көн алдыннан сөйләшәбез. Сезнең Тукайга шәхси мөнәсәбәтегез нинди? Тукай исемен ишеткәндә, нинди хисләр кичерәсез?

- Мәктәп яшенә җитеп, беренче Әлифбаны кулга тотып, тел өйрәнә башлаганнан дип әйтик, без Габдулла Тукайны туган телебезнең символы буларак кабул итәбез. Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән бала күңеленнән ул шулай кереп калган.

Дөрес, әле без укыган малай чорларда Тукайның бөтен әдәбиятын, аның бөтен иҗатын чыгармаганнар иде бит инде. Аны хәтта дингә каршы сөйләгән рәвештә дә күрсәткәннәр иде.

Әмма еллар үтә торып, Тукай иҗатын киңрәк анализлый, киңрәк ачыклык кертә барганнан соң, аны искиткеч милләт җанлы,тел кадерен белгән һәм ул телнең фәлсәфи нечкәлеген, эчтәлеген, дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә таныган һәм шуны үз теле белән халыкка җиткерә алган шәхес буларак кабул иттек.

Татар телен саклау, аны үстерү, аның камиллеген яңадан да күтәрү мәсьәләсендә без көн саен Тукай белән турыдан туры очрашабыз. Күңелебез белән көн саен Тукай белән очрашабыз.

Тукай образы аша без күңелебезгә ана телебезне, туган телебезне сеңдерергә тиеш. Безнең ниндидер матди ихтыяҗыбыз итеп түгел, күңел ихтыяҗыбыз буларак. Ул безнең яшәү рәвешебез, рухи байлыгыбыз буларак кабул итүебезне таләп итә.

Минем Тукай образын күз алдына китерүем менә шундый.

Бу сөйләшү Тукайның туган көне якынлашу уңаеннан да инде. Республикабызда милләт җанлы һәм туган телебезнең дәрәҗәсен, аның матурлыгын әдәбиятта, сәнгатьтә, шигъриме, прозаик юнәлештәме бик матур итеп күрсәтә белгән шагыйрьләр, язучыларыбыз бик күп. Әмма инде чишмә башында, әлбәттә, Тукай.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10