ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан Диния нәзарәте KazanSummit-2019 кысаларындагы мәйданчыкларына чакыра

23 апрель 2019, 10:23 , Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәте KazanSummit-2019 кысаларындагы мәйданчыкларына чакыра 24 апрель көнне хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы була.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 24-26 апрель көннәрендә Казанда XI «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисад саммиты узачак. Быел ул «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә.

Саммитның төп темасы – «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга». Әлеге теманы киңрәк ачу, аның буенча кызыксынган якларның һәм экспертларның төрле яклап фикер алышуын тәэмин итү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Саммит кысаларында берьюлы берничә мәйданчык оештыра.

Аерым алганда, 24 апрель көнне хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы була. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның катнашуы көтелә. Елдан-ел күбрәк танылып барган RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе быел Россиядә һәм аның хәләл үсеше тарихында иң зурлардан булачак. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, быел ул 3,5 мәртәбәгә киңәеп 5 мең кв.м. тәшкил итәчәк.

RUSSIA HALAL EXPO 2019 халыкара күргәзмәсе азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлаячак. Барлыгы 85кә якын экспонент.

Күргәзмә Татарстанның башка төбәк һәм дәүләтләр белән сәүдә, икътисади, иҗтимагый-мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россиянең хәләл өлкәсе үсешен һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм илебездәге хәләл җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәтләрен бәяләү максатында уздырыла.

Моннан тыш, күргәзмәдә үз продукциясе белән якын һәм ерак чит илләрдә эшләп килүче җитештерүчеләр дә катнашыр дип көтелә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезия, Малайзия, Үзбәкстан, Кыргызстан. Күргәзмә барлык теләүчеләр өчен сәгать 10.00нан эшләячәк. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10