ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

РФ Икътисади үсеш министрлыгында россиялеләрнең реаль керемнәре артуын белдерделәр

23 апрель 2019, 11:49

2019-2022 елларда россиялеләрнең реаль керемнәре уртача алганда елына 1,8 процентка артырга тиеш.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Быел россиялеләрнең реаль керемнәре 1 процентка артырга тиеш. Бу РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән илнең социаль-икътисади үсешенә фаразларда чагылыш тапкан, дип яза «Российская газета».

Ведомство аналитиклары гөман кылганча, социаль түләүләрне индексацияләү, хезмәткә түләүнең минималь күләме ел саен артуы, мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтү формаларын үстерү һәм гражданнарның аерым категорияләренә булышлык күрсәтү реаль керемнәрнең артуына китерәчәк.

2019-2022 елларда россиялеләрнең реаль керемнәре уртача алганда елына 1,8 процентка, алга таба тагын да тизрәк артырга тиеш. 2024 ел ахырына ул 12,3 процентка үсәчәк, дип фаразлыйлар министрлыкта.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче кварталында россиялеләрнең реаль керемнәре 2,3 процентка кимегән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10