ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Кукмарада таш эшкәртү фабрикасында булды

23 апрель 2019, 13:25 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Кукмарада таш эшкәртү фабрикасында булды Предприятие табигый ташларны эшкәртү һәм алардан плиталар, кече архитектура формаларын, кухня өчен өстәл өсләрен, баскыч җитештерә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында таш эшкәрү фабрикасында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа предприятие табигый ташларны эшкәртү һәм алардан плиталар, кече архитектра формаларын, кухня өчен өстәл өсләрен, баскыч һәм башка продукция җитештерү белән шөгыльләнә.

Производство комплексында заманча төгәл җиһазлар кулланыла. Производсто автоматлаштырылган.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым мастерских ООО «Мастер и Камень Индустрия»

Завод проект куәтенә чыкса, йөздән артык кешене хезмәт урыны белән тәэмин итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов производство цехын карады, ташларны эшкәртү технологиясе белән танышты, әзер продукцияне кайда сатулары турында сорашты. Завод директоры сүзләренчә, продукция шәхси затларга да, Татарстан, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Самара, Ленинград өлкәләрендә урнашкан зур предприятиеләргә дә сатыла.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым мастерских ООО «Мастер и Камень Индустрия»


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10