ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җәяүлене бәрдергән һәм юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчене тотканнар

23 апрель 2019, 15:49 , Фото: Госавтоинспекция РТ

Татарстанда җәяүлене бәрдергән һәм юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчене тотканнар Татарстанның Бөгелмә районында Бөгелмә-Уральск автомобиль юлының 214нче чакрымында үлем очрагы теркәлгән булган.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан 33 яшьлек җиңел машина йөртүчене тотканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Татарстанның Бөгелмә районында Бөгелмә-Уральск автомобиль юлының 214нче чакрымында, ачыкланмаган автомобиль йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган юл буйлап баручы җәяүлене бәрдергән», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Алынган җәрәхәтләрдән 30 яшьлек ир һәлакәт урынында вафат булган. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

ЮХИДИ инспекторлары юлда автомобиль бамперы һәм ян көзге кыйпылчыкларын тапкан. Соңрак асфальт-бетон заводы территориясендә кузовы зыян күргән «Лада» автомобиле табылган. Машина Бөгелмәдә вакытлыча яшәүче 33 яшьлек Әрмәнстан кешесенеке булып чыккан.

Машина йөртүчене тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә озаталар. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен ирне административ җаваплылыкка тарталар һәм бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10