ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәндә көнбагыш чәчәләр

23 апрель 2019, 22:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/avyl-khualygy/chirmeshnd-knbagysh-chchlr

Чирмешәндә көнбагыш чәчәләр “Чирмешәнагро” җәмгыяте районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә кереште.
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Бу көннәрдә "Чирмешәнагро" җәмгыятендә көнбагыш, солы, арпа һәм рапс орлыкларын җир куенына салалар. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы яза.
 
"Кырга чыкканга ун көн булгандыр инде, - ди механизатор Александр Шохин. – Әүвәл рапс өчен кыр әзерләдек. Бер чәчү агрегаты анда эшли".
 
Бүген ул Сәләй янында көнбагыш чәчә. Монысы икенче кыр. Юл аркылы гына 200 гектарлы мәйданда бу культура чәчелгән дә. Механизаторлар, бер-берсен алмаштырып, техникаларын тәүлек буе диярлек эшләтәләр. 
 
Бер сменада 30-40 гектарда эш башкаралар. Шул вакытта 100 литрга якын ягулык сарыф ителә.
 
Җир әзер, дым бар чакта тизрәк чәчеп калырга тырышалар. Барысы 800 гектар мәйданда арпа, 500 гектарда рапс, көнбагышның да яртысы, 400 гектар мәйданда, чәчелде. 950 гектарда уҗым культуралары тукландырылган.
 

Район буенча алганда 3580 гектарда, ягъни тиешленең 9 процент өлешендә чәчү үткәрелгән. Бу өлкәдә “Чирмешәнагро” иң алда, монда чәчелгән мәйданнар 1755 гектарга ук җыела, ягъни тиешленең 54 проценты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10