ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

23 апрель 2019, 17:28 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты Татарстан Президенты Казан Кремлендә Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты. Алар үзара багланышлар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Имангали Тасмагамбәтов Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар, диелгән бу хәбәрдә.

«Татар-информ» элек Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов тиздән үз вазифасыннан китәчәк, дип хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10