ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Герцен урамындагы янгында тагын бер кеше мәете табылды

23 апрель 2019, 19:13 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанның Герцен урамындагы янгында тагын бер кеше мәете табылды Һәлак булучыларның барысы да олы кешеләр.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Бүген Казанның Герцен урамындагы бер йортта янгын чыккан. Анда өч кеше мәете табылган иде. Соңрак тагын бер мәет табылу турында билгеле булды. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Коткаручылар янгын хәрабәләрен актарганда тагын бер мәет тапты. Һәлак булган дүрт кеше - барысы да олы кешеләр", - диделәр ведомствода.

Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10