ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарча Википедия вәкиле Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде

23 апрель 2019, 21:50 , Фото: Султан Исхаков

Татарча Википедия вәкиле Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде Исемнәр энциклопедия стиленә туры килмәү сәбәпле Википедиячеләр укытучылар һәм укучылар өчен вебинар үткәргән.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарча Википедия вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Википедия сайтындагы мәкаләләрнең исемнәрен шелтәләде. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" агентлыгында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган чарада әйтте.

“Укытучылар һәм укучылар мәкалә дигәндә журналдагы публицистик мәкаләне күзалдына китерә. Татар Википедиясендә соңгы мәкаләләрнең исемнәре мондыйрак: “Без – ХХI гасыр татар яшьләре”, “Таҗи Гыйззәт – безнең шагыйребез, драматургыбыз һәм танылган якташыбыз”. Без шул вакытта укытучыларга “Гафу итегез, сез энциклопедия укыганда шундый исемле мәкаләләр күрәсезме?” дип язабыз”, - диде ул.

“Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясе 507 мәкаләгә баеды. Катнашучылар саны йөздән артып китте. Сан – ул бик яхшы, әмма сыйфат әле бик югары дәрәҗәдә дип әйтә алмыйбыз”, - диде ул алдагы сүзләрен дәлилләп.

Шушындый күренеш күзәтелгәнгә күрә Википедиячеләр вебинар үткәргән. “Без беренче мәктәптә вебинар үткәрдек. Вебинарда укытучыларның “Мәкаләне ничек язарга?”, “Википедиядә ничек теркәлергә?” һәм “Гомумән, мәкалә нәрсә ул?” кебек сорауларына җавап тәкъдим иттек”, - диде ул.

“ТАТАР 4.0 бәйгесен халыкара дәрәҗәгә дә күтәрергә мөмкиндер. Википедия – аноним мәйданчык. Кеше мәкаләләрен теркәлгән никнеймы астында чыгара. Кешенең кем икәнен, аның кайдан икәнен, аңа ничә яшь икәнен билгеләү мөмкин түгел”, - диде Тимерхан Шәйхетдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10