ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Яшел Үзәндәге аварияле торак хуҗалары белән очрашты

23 апрель 2019, 21:57 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Яшел Үзәндәге аварияле торак хуҗалары белән очрашты Бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә аварияле торак шартларында 76 гаилә яши.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәрендәге аварияле торак хуҗалары белән очрашты. Бүгенге көндә аварияле торак шартларында 76 гаилә яши. Бу турыда ВКонтакте челтәрендә "Татарстан Республикасы" рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Очрашу вакытында Алексей Песошин аларны күчереп урнаштыру программасы, сату-алу бәяләрен билгеләү шартлары һәм күчереп урнаштыру - соципотека һәм социаль найм шартлары турында сөйләгән.

Премьер ассызыклаганча, кешеләрнең иминлеге төп шарт булып тора. Ул республикада аварияле торакны ликвидацияләү программасын күп тапкыр тикшерүләрен, тикшерү нәтиҗәләре буенча аның бөтен законнарга һәм нормаларга туры килүен әйткән. 

Әңгәмә барышында Яшел Үзәндә яшәүчеләр Премьер-министрдан эшкә урнашуда ярдәм сораган. Бу мәсьәләне хәл итү Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10