ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында җан башына уртача 2,2 литр хәмер сатылган

24 апрель 2019, 02:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshn-rayonynda-an-bashyna-urtacha-220-litr-khmer-satylgan

Чирмешән районында җан башына уртача 2,2 литр хәмер сатылган Узган елның шул чоры белән чагыштырганда районда сатылган хәмер 3 процентка кимрәк.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Быелның гыйнвар-март айларында Чирмешән районы сәүдә нокталары 4,2 мең декалитр алкоголь продукциясе саткан, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Җан башына бүлеп исәпләгәндә исә, өч  айда бер кешегә уртача 2,20 литр алкоголь продукциясе туры килә (2018дә – 2,23 литр). Чагыштыру өчен, күршеләребез Аксубай районында бу күрсәткеч – 1,6 литр,  Әлмәт районында -  4,0, Яңа Чишмәдә – 3,2, Нурлат районында  2,8, республика буенча 3,5 литр.
 
Районда алкоголь продукциясен  69 сәүдә ноктасы сата (21 е  - район үзәгендә,  48 е -  авылларда).
 
2019 елның беренче кварталында Дәүләт алкоголь инспекциясе аша 15 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10