ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы командасы Арчадан җиңү белән кайтты

24 апрель 2019, 09:00 , Фото: kukmor-rt.ru/news/kөn-temasyi/kukmara-yul-remont-tzelesh-uchastogy-komandasy-archadan-i-beln-kaytty

“Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы командасы Арчадан җиңү белән кайтты Алар "һөнәри осталык" бәйгесендә катнашты.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). “Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы командасы Арчадан җиңү белән кайтты. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
“Татавтодор”ның Арча филиалында ел саен үткәрелә торган  “Һөнәри осталык” бәйгесе булды.
 
“Асфальт-бетон заводының иң яхшы бригадасы” номинациясендә Саба филиалының “Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы 1нче урынны яулады. Команда составында лаборатория инженеры Раушания Мәүликәева, завод операторы Ильяс Хәнәфин, компрессор җайланмасы машинисты Зөлфәт Фәхретдинов көч сынашты. 
 
Аларны ярышка прораб Айрат Гыйләҗев һәм лаборатория җитәкчесе Айнур Мостафиннар әзерләде.
 
“Автомобиль юлларын карап тотучы иң яхшы бригада” номинациясендә Саба филиалы командасы 1нче урынга лаек булды, анда шулай ук “Кукмара” участогы хезмәткәрләре – шофер Марат Шәмсетдинов һәм юл эшчесе Олег Садовников  катнашты. 
 
Команданы шушы участокның юл мастеры Фәннур Галиәхмәтов әзерләде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10