ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Ярдәм» фонды Коръән өйрәнү дини комплекс төзергә планлаштыра

24 апрель 2019, 11:15

Казанда «Ярдәм» фонды оешуына 12 ел тулуны билгеләп үтте.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Якын арада фонд Левченко бистәсендә «Сөләйман» Коръән өйрәнү дини комплексы төзергә планлаштыра. Баязитов сүзләренә караганда, «Ярдәм» бистәгә бик рәхмәтле, чөнки фонд нәкъ менә биредә үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Бу хакта Фондның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының 12 еллыгына багышланган чара узды. «Бу 12 ел безнең тормышыбызда шундый бай булды. Киләчәктә дә безнең фонд уңышлы үсеш алыр һәм яңа проектларны тормышка ашырыр дип ышанам», — диде Фонд Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Эш дәверендә фонд Россиядә һәм БДБ илләрендә танылу алды, дип билгеләп үтте «Ярдәм» Милли банкы вице-президенты, укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова. Фонд ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган башка кешеләргә ярдәм итә.

«Безнең күз алдыбызда яшәүдән ваз кичкән, упкын алдында калган кешеләр тормышның мәгънәсен аңлый башладылар. Һәм безнең бурыч — мондый кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү», - диде Гыйльметдинова.

«Ярдәм» фонды республикада гына түгел, Россиядә дә хәйрия өлкәсендә лидер булып тора, дип билгеләп үтте Попечительләр советы рәисе Айрат Гыймадетдинов. «Әлеге хәйрия фонды эше республикабызның, шәһәребезнең, шулай ук республикабызның ислам динен бизәп тора», - диде ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10