ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры Туймазыда дүрт спектакль күрсәтә

24 апрель 2019, 13:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Кариев театры Туймазыда дүрт спектакль күрсәтә Иртәгә Кариев театрының Башкортстан гастрольләре төгәлләнә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Кариев театры Башкортстан гастрольләренең соңгы ноктасында – Туймазы шәһәрендә беренче спектаклен күрсәтте. Туймазы гастрольләре Гаяз Исхакый буенча куелган “Кәҗүл читек” спектакле белән башланып китте.

Алдарак Кариев театры коллективы Уфада – биш, Шаранда ике спектакль күрсәтте. “Театр шаранлыларга "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һәм "Шәй-бү!" Шай-бу!" спектакльләрен тәкъдим итте. Шаранлылар труппаны җылы итеп каршы алдылар, кайнар алкышларга күмделәр. Район хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллин театрга Рәхмәт хаты тапшырып”, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Туймазыда Кариев театры үз репертуарындагы "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һәм "Шәй-бү!" Шай-бу!" спектакльләрен күрсәтәчәк. Гастрольләр “Без шундый театр төзербез” театральләштерелгән тамашачы белән төгәлләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10