ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Мегастрой» сәүдә үзәге тирәсендә чыккан янгынны видеога төшергәннәр

24 апрель 2019, 13:44 , Фото: Шамиль Садыков

Казанда «Мегастрой» сәүдә үзәге тирәсендә чыккан янгынны видеога төшергәннәр Янгын Гаврилов урамында урнашкан төзелеш гипермаркеты артында булган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда «Мегастрой» сәүдә үзәгеннән ерак түгел урында чыккан җитди янгынны видеога төшергән.

Кадрларда Гаврилов урамында урнашкан төзелеш гипермаркеты артында кара куе төтен баганасы күренеп тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казансу елгасы янында камышлар яна башлаган.

«Урынга янгын сүндерү техникасы керү кыен булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр утны көрәкләр ярдәмендә сүндерә», – дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10