ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанда Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты

24 апрель 2019, 14:27 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казанда Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков та катнашты.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова  
с Постоянным представителем Российской Федерации 
при Организации Исламского сотрудничества 
Рамазаном Гаджимурадовичем Абдулатиповым 

Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы һәр яклы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге багланышларны киләчәктә үстерү адымнары турындагы мәсьәләләр каралды.

  • Рамазан Абдулатыйпов Казанга "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019" XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10